Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Уфа-Оренбург трассасында юл эшчесе үлде (ВИДЕО)

Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче дә, җәяүле дә юл эшләренә җәлеп ителгән булган.

13 август кичендә Уфа-Оренбург трассасының 223нче чакрымында бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта “Башкортстан” ДТРК яза.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авыр йөк машинасы тәгәрмәчләре астында калган кеше юл эшчесе булып чыккан. Транспорт чарасы белән идарә итүче шофер сөйләвенчә, каршылыклар булмавына инанып, ул артка чигенә башлый һәм бер мизгелдә кулларын болгый-болгый үзенә таба йөгергән кешене күреп ала.

Трассаның әлеге участогында ремонт эшләре бара. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче дә, җәяүле дә юл эшләренә җәлеп ителгән булган. Эшче вакыйга урынында һәлак булган. Хәзер тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса