Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Тикшерү комитетыннан: Бөгелмәдә янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин

Фаҗига факты буенча «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бөгелмәдә янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига 5-6 сентябрь төнендә Бөгелмәдә, Гафиятуллин урамындагы йортларның берсендә була. Тикшерү барышында ачыкланганча, әшнәләр компаниясе фатирда күңел ачып утырган. Эчкәч, алар йоклап китә, ә бераздан янгын чыга һәм 41 яшьлек хатын-кыз аның беренче корбаны була. Моннан тыш, тагын өч кеше зыян күргән 34 яшьлек һәм 37 яшьлек ир-атлар һәм 43 яшьлек хатын-кыз. Бераздан зыян күрүчеләрнең берсе вафат була.

Фаҗига факты буенча «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин.

«Хәзерге вакытта суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалары билгеләнде. Шулай ук бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла», – дип ачыклык кертте Шептицкий.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса