Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Терроризм акты турындагы ялган хәбәр өчен бөгелмәлегә җинаять эше кузгатылган

2015 елның 17 августы көнне 10 сәгат 12 минутта Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге дежур частенә 112 коткару хезмәтеннән (МЧС) хәбәр килә. Үз исемен атамаган ир-ат Ленин урамы, 126 йортта урнашкан суд приставлары бинасына шартлаткыч куюы турында әйтә. Әлеге урынга кичекмәстән МЧС, ФСБ, горгаз һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре...

2015 елның 17 августы көнне 10 сәгат 12 минутта Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге дежур частенә 112 коткару хезмәтеннән (МЧС) хәбәр килә. Үз исемен атамаган ир-ат Ленин урамы, 126 йортта урнашкан суд приставлары бинасына шартлаткыч куюы турында әйтә.

Әлеге урынга кичекмәстән МЧС, ФСБ, горгаз һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җитә. Дознание бүлеге начальнигы, полиция майоры Петр Маркелов хәбәр иткәнчә, оператив-тикшеренү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре бер сәгать эчендә шылтыратучы кешенең шәхесен ачыклап, аны кулга алалар.

Ул 56 яшьлек бөгелмәле булып чыга, элек кулга алынганы булмаган. Алкаголь исерү хәлендәге пенсионер, суд приставларыннан үч алу теләге белән, полиция хезмткәрләренә ялган хәбәр җиткерә. Шылтыратучының 250 мең сумнан артык күләмдә кредит бурычы була, шул сәбәпле суд приставлары, законлы рәвештә, аның пенсия кенәгәсеннән билгеле күләмдә акча алалар. Тикшерү барышында пенсионер нәкъ әлеге фактның үч алу теләге кузгатуы турында әйтә.

Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге гражданинга карата РФ Җинаять кодексының 207 нче мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса