Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Террорчылыкка каршы – бергәләп

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы күпквартирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге алып бара торган оешмаларда террорчылыкка каршы тору турындагы закон таләпләренең ничек үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында "УК "Нефтяник" җәмгыяте, "Нефтяник", "Поляна", "Ленин 1", "Вахитов 4" ширкәтләре тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган 6 йортта һәрдаим кирәге чыгу ихтималы булган түбәндәге оешма һәм учреждениеләрнең телефон номерлары...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы күпквартирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге алып бара торган оешмаларда террорчылыкка каршы тору турындагы закон таләпләренең ничек үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында "УК "Нефтяник" җәмгыяте, "Нефтяник", "Поляна", "Ленин 1", "Вахитов 4" ширкәтләре тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган 6 йортта һәрдаим кирәге чыгу ихтималы булган түбәндәге оешма һәм учреждениеләрнең телефон номерлары һәм адреслары күрсәтелгән мәгълүмат юклыгы ачыкланды: янгын сакчылыгы; газ хуҗалыгы хезмәте; санитар-эпидемиология станциясе; торак йортлардагы өзеклекләр һәм һәлакәтләрне бетерү вазифасы йөкләнә торган торак хуҗалыгы һәлакәте хезмәте; дәүләт торак инспекциясе органы; җирле үзидарә органнары; шәһәр (район) торак идарәсе. "Терроризмга каршы тору турында"гы Федераль Законның 3 нче маддәсе, 4 нче пункты нигезендә, террорчылыкка каршы тору - дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге ул. Шулай ук террорчылыкны кисәтү, шул исәптән террорчылык актлары эшләүгә булышлык итә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау, аларны бетерү; террорчылык күренеше нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметү (бетерү) физик һәм юридик затларның да бурычы булып тора. Димәк, тикшерү күрсәткәнчә, "Терроризмга каршы тору турында"гы Федераль Закон таләпләре югарыда саналган оешмалар тарафыннан тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, шәһәр прокуратурасы күпквартирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге алып баручы оешмалар җитәкчеләренә, югарыда әйтелгән закон нормаларыннан тайпылышларны бетерүне таләп итеп, күрсәтмәләр җибәрде. Хәзерге вакытта әлеге документлар чара күрү өчен тикшерелә.

Диана ЮНЫСОВА,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса