Телефон урлаган бөгелмәлеләрне эзлиләр
Хөкем ителүчеләр үз гаебен танымаган.
ТР Бөгелмә шәһәр судында кәрәзле телефоннар һәм аларның аксессуарларын урлау факты буенча җинаять эше каралды. Узган елның декабрендә исерек хәлдәге ике бөгелмәле шәһәр ишегалларының берсендә, игътибарсызлыгы аркасында эскәмиядә калдырылган тартма күрәләр, анда яңа кәрәзле телефоннар һәм аларга аксессуарлар, накладной була – барлыгы 55 000 сумлык товар. Ир-атлар тартманың эчендә ни барын икәнен карагач, аны якында гына урнашкан гаражларның берсе артына яшерәләр. Шуннан соң урланган милекнең бер өлешен саталар.
Җинаять эшен караганда, хөкем ителүчеләрнең берсе судка килмәгән – судтан качып киткән, шуңа бәйле рәвештә аңа карата, читкә чыгып китмәү турында имза алу карары аны сак астына алу турындагы карарга үзгәртелгән.
Хөкем ителүчеләр гаепләрен танымаган, әлеге тартманы беркем дә эзләмәгән, шуңа күрә аны алырга ниятләүләрен әйтәләр.
Суд хөкем ителүчеләрнең гамәлләрен РФ Җинаять турындагы кодексының 158нче маддәсе, 2нче өлешенең «а» пункты буенча квалификацияләде, чөнки алар табылдык турында полициягә яки җирле үзидарә органына хәбәр итмәгән, РФ Гражданлык кодексының 227нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, милекчегә товарны кайтарып бирү чарасы күрмәгән.
Суд аларның һәркайсына хезмәт хакының ай саен 10%ын дәүләт файдасына тоту шарты белән, 8 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук зыян күрүчегә китерелгән зыянны түләттерергә карар кылды.
Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа