Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

“Телефон террорчылары” тотылды

Быел 10 августтан башлап, роботсыман - хатын-кыз тавышы белән әледән-әле "Сәүдә үзәгенә бомба куелды" дигән хәбәр җибәреп, бөтен Чаллыны шаулатып яшәгән "террорчылар" ачыкланды.

Шундый хәбәр алынган саен полицейскийлар үзәктәге барлык персоналны, андагы халыкны чыгарып, кинологлар, сапёрлар ярдәмендә бинаны тикшереп тордылар. 12 август көнне сәүдә үзәге администрациясенең электрон почта адресына 70 мең АКШ доллары исәбенә мондый шылтыратулар туктатылачак дигән таләп килеп төшә. Озак та тормый, җинаятьчеләр сүздән эшкә күчәләр. Комплекс сакчылары бина янәшәсендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланма табып алалар. Вакыйга урынына тагын полицейскийлар, кинологлар һ.б. килә, кабат кешеләрне эвакуациялиләр, тагын эзләү-тикшерүләр башлана. Ә та-
былган җайланма кесә телефонына көйләнгән шартлаткыч булып, 2 килограмм тротил эквивалентына тиң була. Шул җайланманы, РФ Федераль куркы-нычсызлык хезмәткәрләре белән бергәләп, җентекләп тикшерү полицейскийларга җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итә дә инде. Казан югары уку йортларының берсендә укучы 21 яшьлек Чаллы егете һәм аның икетуган абыйсы - шулай ук Чаллыдагы коммерция фирмаларының берсендә эшләүче
вәкил булып чыга алар. 10 - 14 августта сәүдә үзәгенә бомба куелуы турында биш тапкыр аноним рәвештә шылтыраталар. Шул рәвешле, җәмәгатьчелектә резонанс тудырырга омтылалар. Берсе, профессиональ программист буларак, интернет-ресурслардан оста файдалана һәм тулы анонимлыкны тәэмин итә ала. Ә ясаган шартлаткычны алар сәүдә үзәгенең трансформатор будкасы янына куялар...
Яшәү урыннарында тентү үткәргәндә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре скотч белән чорналган бик күп сандагы аккумуляторлы батареялар, төрле микро-схемалар, радио детальләре һәм шулай ук дару препаратларын наркотикларга әйләндерә торган формулалар табып алалар.
Әлеге вакыйга буенча, РФ Җинаять кодексының 163 нче маддәсе, 3 нче өлеше (янау-куркыту юлы белән акча алырга омтылу), 207 нче маддәсе, 1 нче өлеше (террорчылык акты турында ялган хәбәр бирү), 223.1 нче маддәсе, 1 нче өлеше (законсыз төстә шартлаткыч матдә ясау) нигезендә, җинаять эше кузгатылды.
Тоткарланучылар үз гаепләрен тулысынча таныдылар, хәзер алар кулга алынды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса