Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда янгын сигнализациясе өч баласы белән әни кешене коткарып калган

Бу йортта янгын сигнализациясе узган елның декабрендә күп балалы гаилә прогарммасы буенча куелган булган.

Татарстанда йортта янгын сигнализациясе куелу нәтиҗәсендә өч баласы белән әни кеше янгыннан котылып калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Югары Ослан районының Ямбулат авылында янгын турында янгын сагының 101 номерына кичә 17.25 сәгатьтә хәбәр ителгән. Коновалов урамында 144 кв.метр мәйданлы торак йортны түбәсе янган.

Янгын сигнализациясе эшләү нәтиҗәсендә, янгын чыккан йорттан 12 һәм 11 яшьлек ике кыз һәм 4 яшьлек малай белән әни кеше чыгып котыла алган.

Янгында зыян күрүчеләр юк. Бу йортта яшәүчеләр туганнарында яшәп торырга планлаштырулары турында әйткән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Бу йортта янгын сигнализациясе узган елның декабрендә күп балалы гаилә прогарммасы буенча куелган булган.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса