Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар

22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

Алексеевск районының Кыркүл авылында ике бала суыкта калып өшегәннән соң, муниципалитет хезмәткәрләрен ваемсызлыкта гаепләп, җәзага тартачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Прокурор тикшерүе вакытында фаҗига булган гаиләнең исәптә тормавы ачыкланган. Шулай итеп, муниципалитет һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре гаиләдә хәлнең имин булмаганлыгын ачыкламаган һәм балалар хокукларын яклау буенча чаралар күрмәгән.

Күзәтчелек ведомствосы фикеренчә, муниципалитет хезмәткәрләре үз вазифаларына салкын караган.

«Җыелган материаллар законнарны бозу фактлары буенча җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү органнарына җибәрелде», — дип аңлатты Галиев.

Элегрәк «Татар-информ» 13 гыйнварга каршы төндә Кыркүл авылында 22 яшьлек хатын-кызның кечкенә балаларын чак кына туңдырып үтерми калуы турында хәбәр иткән иде. Ул 4 яшьлек кызы һәм бер яшьлек улы белән җылытылмый торган йортка йокларга китә.

Кечкенә баланы бик авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Малайның апасын да хастаханәгә салалар.

Сабыйларның әнисенә «Кече яшьтәге баланы үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кичә суд ваемсыз ананы 13 мартка кадәр СИЗОга урнаштырырга карар кылды. Моннан тыш, хатын-кызны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе дә хәл ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса