Татарстанда почта фургоны җитди юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан
Зыян күрүчеләр арасында – өч кеше.
Татарстанда җиңел машина һәм почта фургоны бәрелешкән, бу юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде.
Бүген иртәнге бишенче яртыларда Сокура авылы янындагы Мишә елгасы аша салынган күпердә авария булган. Биредә Самара номерлары булган «Шевроле» җиңел автомобиле һәм «Россия Почтасы»ның «Форд» фургоны капма-каршы бәрелешкән.
«Өч ир-ат зыян күрде. Минем аңлавымча, барысы да – җиңел автомобильдән. Алар аяк һәм эчләре авыртудан зарландылар. Ашыгыч ярдәм медиклары барысын да хастаханәгә алып китте», – дип сөйләде агентлыкка юл-транспорт шаһитлары.
Имгәнгән ике машина йөртүчене һәм пассажирны белән республика клиник хастаханәсенә илтәләр. «Җиңел машинада барган 48 яшьлек әтисенә һәм 23 яшьлек улына шунда ук операция ясаганнар. Хәзерге вакытта икесе дә реанимациядә ятак, авыр хәлдә» – дип хәбәр иттеләр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Йөк машинасының 43 яшьлек шоферын шул ук хастаханәнең травматология бүлегенә озаталар, аның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәялиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа