Татарстанда җиңел машина йөртүче газ торбасының коймасына барып бәрелгән
Шофер һәм аның 3 яшьлек пассажиры куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган, алар икесе дә авыр җәрәхәтләре алган.
Җиңел машинагаутырган, әмма машина йөртү хокукы (правасы) булмаган ир кеше Татарстанда газ торбасының коймасына барып бәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чаллыдагы үз хәбәрчесе җиткерде.
14 июньдә кичке бишенче яртыда республиканың Тукай районы Мусабай-Завод авылында юл-транспорт һәлакәте булды.
«Элек машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 42 яшьлек шофер «Лада Калина» руленә исерек килеш утырып, тиз арада газ торбасының металл коймасына барып бәрелә», – дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында машинаның алгы утыргычында булган өч яшьлек пассажирының да куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән була, алар икесе дә авыр тән җәрәхәтләре ала.
Умыртка баганасы сынган, шулай ук башы җәрәхәтләнгән ирне Яр Чаллы хастаханәсенә озаталар, ябык баш мие травмасы алган, мие селкенгән һәм борын сынган бала да шунда ук озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа