Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда гөмбә белән агуланган бала үлә

Табиблар икенче баланы коткарып калырга тырыша.

Татарстанда төшке ашка ак гөмбә кызыдырып ашаган гаилә агуланган. Бер бала вафат булды. Икенчесенең гомере өчен хәзер медиклар көрәшә.

"Гаиләгә бәла килде. Алар төшке ашка ак гөмбәләр кыздырган булган һәм, кызганычка каршы, хәзер гаилә әгъзаларының барысы да хастаханәдә, бер баланың гомере өзелде", - дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

 Ак гөмбәләр арасына агулыы эләккәнме, әллә алар үзләренә авыр металл сеңдергән булганмы – хәзер тикшерү бара, дип хәбәр итә «Татарстан-24».

Сезон башыннан алып, Татарстанда гөмбә белән агулануның 12 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса