Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы белән авариядә йөкле хатын-кыз зыян күргән
Юл-тарнспорт һәлакәте бүген кичке бишләр тирәсендә Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган.
Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.
Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига бүген, 17.00 сәгатьтән соң Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган. «Скания» бензовозы белән «Сузуки» кроссоверы кара-каршы бәрелешкән.
Бәрелешкәннән соң, йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән, ә чит ил машинасы юл кырыена чыккан.
«Һәлакәттә „Сузуки“ автомобилендә утырган йөкле хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте», - дип сөйләде шаһитлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа