Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада ис тиеп үлгән

Бала мунчага үзе генә юынырга киткән, 15 минуттан соң аны аңсыз хәлдә табып алганнар.

Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада башына ис тиеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Малайның әнисе әйтүенчә, мунчага көндез якканнар һәм даими рәвештә утын өстәп торганнар. Бала юынырга үзе генә киткән. 15 минуттан соң аны мунчада аңсыз хәлдә табып алганнар.

Малайның мунчада башына ис тигән һәм шул сәбәпле аңын югалткан дип фаразлана. Хәзерге вакытта баланың ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса