Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән

Фаҗига республиканың Нурлат районы Егоркино авылында булган.

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 17.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Нурлат районы Егоркино авылында йорт янындагы җир кишәрлегендә ясалма сулыкта малай баткан.

Ачыкланганча, йорт хуҗасы үз җир кишәрлегендә котлован казыган һәм су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр булган.

Ир-ат җир кишәрлегендә балаларны күреп алган. Ул балаларның нишләве белән кызыксынган. Малайлар балык тотарга килүләрен, ә бер дусларының яр кырыеннан суга төшеп китеп батуын да әйткән. Балалар өлкәннәргә әйтергә курыккан.

Җир кишәрлеге хуҗасы 11 яшьлек малайның мәетен судан чыгарган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса