Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Татарстан трассасында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән

Һәлакәт күрше Баулы районында булды.

Ике чит ил машинасының капма-каршы килеп бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше үлгән. Бу хакта фаҗига урыныннан шаһитлар сөйләде.

Фаҗига Баулы районының Уба авылы янындагы М5 трассасында килеп чыккан. Монда  "Рено" һәм "Ниссан" капма-каршы килеп бәрелешкән. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, чит ил машиналарының берсе берничә тапкыр әйләнеп чыгып, юл читенә оча.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, урында өч кеше һәлак булган, тагын берсе зыян күргән.

– Зыян күрүчегә күпмедер дәрәҗәдә бәхет елмайды – ул бәрелешкәндә тәрәзәдән очып чыкты. Нәкү шул хәл аның гомерен коткарган булуы ихтимал, – дип ачыклык кертә юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса