Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешкән, авариядә дүрт кеше һәлак булган.
«Татар-информ»га бу хакта фаҗига шаһитлары сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, авария бер сәгатьләп элек Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автоюлында булган. Биредә «Лада» һәм «КИА» бәрелешкән.

Хәзерге вакытта дүрт кеше һәлак булганлыгы билгеле. Аларның өчесе - «Лада» автомобиленнән һәм берсе «Лада»дан.

Авария килеп чыгу шартлары билгеләнә.

Чыганак: "Татар-информ"