Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке алтылар тирәсендә республиканың Әлмәт районында булган.
Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте.
Юл һәлакәте кичә республиканың Әлмәт районында – Габдрахман авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» автомобиле «МАН» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән һәм юл читенә төшеп киткән.
«Җиңел автомобильнең йөртүчесе (50-55 яшьләрдәге ир-ат) алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәртте шаһитлар.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа