Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан балалар автокресло ярдәмендә исән кала
Узган елда Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган, шуларның сигезен машинада хокук бозулар белән йөрткәннәр.
5 гыйнварда Казан-Шәмәрдән автоюлының 57нче чакрымында җитди авария була. «Рено» руле артында автоледи идарәне югалта һәм кюветка очып китә. Автомобильдә авария вакытында автокреслода утырган ике кечкенә - бер һәм алты яшьлек балалар була. Махсус җайланма кечкенә пассажирларның гомерен саклап калырга ярдәм итә дә инде.
Шул ук көнне куркыныч юл-транспорт һәлакәте Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 49нчы чакрымында булды. «Шевроле» йөртүчесе каршы як юнәлешкә чыгып, анда «Тойота» белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры урында һәлак булган, тагын өч кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала, зыян күргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу очракта бала иминлек каешлары белән эләктергән һәм автокреслода булмаган.
Узган елда Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган, шуларның сигезе хокук бозулар белән йөрткән авто пассажирлары булган. 2021 елның биш көнендә генә дә республикада балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 бала зыян күргән.
Республика дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус автокреслоларда йөртергә киңәш итә. Бу нәниләрне җитди җәрәхәтләрдән сакларга ярдәм итәчәк.
«Татарстан ЮХИДИ ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга чакыра. Балалар автокреслосын сатып алуда экономияләнгән акчалар бала тормышын кире кайтармаячак», - дип ассызыкладылар республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа