Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Таксистны үтерүдә шикләнелүчеләрне тоткарлауның яңа нечкәлекләре (+видео)

Егетләр үз гаепләрен таныйлар һәм җинаятьнең нинди шартларда кылынганы турында сөйләп бирәләр.

20 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең дежур частена үзәк район хастаханәсеннән Азнакай шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек ир-атның аркасы җәрәхәтләнгән хәлдә китерелүе, аның якынча 23.50 сәгатьтә хастаханәдә вафат булуы турында хәбәр килә.

Полиция хезмәткәрләре «кайнар эзләр» буенча ир-атны үтерүдә шикләнелүчеләрне ачыклый һәм тоткарлый. Алар Чистайда һәм Азнакайда яшәүче 23 һәм 25 яшьлек ир-атлар булып чыгаикесе дә элек  хөкемгә тартылган була.

20 декабрь кичендә шикләнелүчеләр такси чакырталар һәм машина йөртүчедән аларны Азнакайдан Бөгелмәгә алып баруын сорыйлар. Юлда яшьләр исерткеч эчемлекләр эчәләр. Урынга килеп җиткәч, машина йөртүче юл хакын түләүне сорый, ләкин пассажирлар бәядән күпсенә. Алар арасында низаг чыга һәм гаепләнүчеләрнең берсе, кесәсеннән пычак чыгарып, таксистның аркасына кадый. Зыян күрүче машина салоныннан чыга һәм үтеп баручыларга мөрәҗәгать итә. Тегеләре ашыгыч ярдәм чакырта.

Җинаять эзләрен яшерер өчен шикләнелүчеләр автомобильне яндыра. Оператив-эзләү чаралары барышында алар патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар эзләр" буенча кулга алына. Егетләр үз гаепләрен таныйлар һәм җинаятьнең нинди шартларда кылынганы турында сөйләп бирәләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса