Пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә
Сорау: 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне исәпләүнең яңа тәртибе кертелә дип ишеттем. Яңа пенсия формуласы искесеннән нәрсәсе белән аерыла?
Җавап: Төп аермасы һәм өстенлеге шунда, граж-даннарның пенсия капиталы ел саен балл, ягъни шәхси пенсия коэффициенты белән фиксацияләнә-чәк. Җыйналган баллар кешегә пенсия билгеләгәндә сумнарга әйләндерелә.
Сорау:...
Пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә
Сорау: 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне исәпләүнең яңа тәртибе кертелә дип ишеттем. Яңа пенсия формуласы искесеннән нәрсәсе белән аерыла?
Җавап: Төп аермасы һәм өстенлеге шунда, граж-даннарның пенсия капиталы ел саен балл, ягъни шәхси пенсия коэффициенты белән фиксацияләнә-чәк. Җыйналган баллар кешегә пенсия билгеләгәндә сумнарга әйләндерелә.
Сорау: Ә нигә башта ук сумнарда түгел?
Җавап: Пенсияне "тере" акчалар белән түгел, ә балларда исәпләп бару гражданнарның хокукларын нәтиҗәлерәк якларга ярдәм итәчәк. Билгеле инде, 2015 елның 1 гыйнварыннан 1 сум үзенең сатып алу сәләте ягыннан, мәсәлән, 2037 елдагыдан шактый аерылып торачак. Ә баллның бәясе дәүләт тарафыннан билгеләнеп, ел саен артып барачак. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән соңрак пенсиягә китү отышлырак булачак. Пенсия билгеләүне сорап соңрак мөрәҗәгать иткән кешегә һәр елы саен тиешле премия коэффициентлары өстәләчәк. Ләкин соңлап пенсиягә чыгу 10 елдан да артмаска тиеш. Монысы икенче өстенлек булды. Мәсәлән, гражданин үзенә страховка пенсиясен билгеләү өчен картлык буенча пенсия яшенә җитеп, 3 ел узгач мөрәҗәгать итә икән, ул вакытта фиксацияләнгән түләү 19 процентка арта, ә страховка пенсиясе - 24 процентка.
Тагын бер өстенлек турында билгеләп үтәсе килә. Пенсия исәпләүнең яңа кагыйдәләрендә стаж еллары исәпкә керә һәм гомернең мөһим иҗтимагый әһәмиятле чорлары - армиядә хезмәт иткән, бала тәрбияләгән, инвалид баланы караган, 80 яшьтән арткан кешеләрне тәрбия кылган еллар зур күләмдә бәяләнәчәк. Бу елларда гражданин эшләмәсә, ул чор өчен аерым ел коэффициентлары билгеләнә.
Е. ЛАТЫЙПОВА,
РФ Пенсия фонды Бөгелмә идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Федераль социаль өстәмә түләү
Сорау: Җәйге каникуллар чорында түләүле производство практикасы үткәндә туендыручысын югалту буенча пенсия ала торган укучы баланың федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алырга хокукы бармы?
Җавап: РФ Хезмәт кодексына ярашлы рәвештә, производство практикасы узу эш чоры дип исәпләнә. Ә социаль өстәмә түләү эшләмәүче гражданнарга гына кагылганга, нинди яшьтә булуына бәйсез рәвештә, эшләү чорында федераль социаль өстәмә түләү үз көчен югалта.
Пенсионер җәйге каникуллар чорында производство практикасы үткән вакытка ФСДны туктату өчен җирле Пенсия фонды идарәсенә килеп, эшкә алу турындагы приказны күрсәтергә тиеш. Эш тәмамланганнан соң ФСД кабат үз көченә керә.
Хокуклар сакланамы?
Сорау: Армиягә чакырылу белән бәйле рәвештә, академик отпуск вакытында пенсия түләнәме?
Җавап: "Югары һәм урта-һөнәри белем алу ту-рында"гы 125 нче Федераль Закон (22.08.1996 ел) нигезендә, студентка академик отпуск медицина күр-сәткечләре һәм башка искәрмә рәвешендәге очракларда (табигать бәла-казалары, гаилә хәле) башкарма властьның федераль органнары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә бирелә. "Хәрбиләрнең статусы турында"гы (27.05.1998 ел, N 76-ФЗ) Федераль Законның 2 нче маддәсеннән чыгып, хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнар хәрби хезмәт үтә башлау белән хәрби статусы ала һәм хәрби хезмәт тәмамлану белән ул статусны югалта.
Шуңа күрә, хәрби хезмәткә чакырылу сәбәпле, туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясен һәм башкалар тәрбиясендә булуга бәйле төстә хезмәт пенсиясенең арттырылган база өлешен алу хокукы югала.
Алда билгеләп үтелгән законның 9 нчы маддәсе, 5 нче пункты буенча хәрби хезмәткә чакырылган дәүләт югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына хәрби хезмәтен тутырып кайткач, шул ук уку йортында белем алуны дәвам итү хокукы бирелә.
С. ШАТАЛОВА,
РФ Пенсия фонды Бөгелмә идарәсенең түләүләр төркеме җитәкчесе.