Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Сайт юл күрсәтә

Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренә юл-транспорт вакыйгаларын рәсмиләштерүгә бәйле үзгәрешләр үз көченә керде.

Хәзер андый бәлагә тарыган машиналар һәм аның хуҗалары, һәлак булучылар, яисә зыян күрүчеләр булмаганда, юлда башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык тудырмас өчен юлны "чистартырга" тиешләр. Килеп туган хәл буенча ике шофёр үзара уртак фикергә килә ала икән, полиция хезмәткәрләрен чакырып тору мәҗбүри түгел. Каршылыклар туган очракта ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итеп, вакыйганы рәсмиләштерү өчен ниләр эшләргә кирәклек турында күрсәтмә алалар. Юлны ачу өчен машина хуҗалары фото һәм видеога төшереп, вакыйганың нечкәлекләрен ачыкларга, аннары якындагы юл-патруль хезмәте постына барып, аны рәсмиләштерергә тиешләр.
Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе шунысын да искәртә: РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.27 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, юл-транспорт вакыйгасына юлыккан, әмма әлеге Кагыйдәләрдә күрсәтелгән бурычларын үтәмәгән машина хуҗасы
1 мең сум күләмендә штрафка тартыла.
Юлда күңелсезлеккә тарыган транспорт ияләре өчен Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында (gibdd.ru) махсус мәгълүмати-белешмә ресурсы булдырылды, анда юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү тәртибе интерактив режимда яхшылап аңлатылган. Бу мөмкинлектән файдалану өчен сайтның төп битендә үк күренеп торган "Правила оформления ДТП" бүлегенә керергә (www.gibdd.ru/assistant/dtp), мәгълүматлар белән танышкач, анда куелган сорауларга эзлекле рәвештә җавап бирә барырга кирәк.
Юл-транспорт вакыйгаларына юлыгучыларга ярдәмнең интерактив алгоритмын, әйткәнебезчә, ЮХИДИ сайтында табарга, аны блок-сызым рәвешендә кәгазьгә чыгарып алып, урында интернеттан файдалану мөмкинлеге булмаган очраклар өчен машинада үзегез белән йөртергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса