Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Саратовта яшәүче бер хатын дүртенче кат тәрәзәсеннән ике кызын ыргыткан

Хәзер барысы да хастаханәдә бик авыр хәлдә.

Тикшерү идарәсе Саратовта дүртенче кат тәрәзәсеннән ике кызын ташлаган хатынга карата җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, шимбә көнне көнне Завод районында яшәүче бер ханым, үтерү нияте белән, Яңа Әстерхан шоссесы буендагы үз фатирыннан биш һәм сигез яшьлек ике баланы ташлый. Кызларны йорт яныннан узып баручы берәү күреп, ашыгыч ярдәм чакырта. Балаларны ыргыткач, хатын үз күкрәген үзе пычак белән яралый, өчесе дә хастаханәгә салына. Бу хакта “Яңалыклар” агентлыгы хәбәр итә.

Җирле тикшерү идарәсендә әлеге хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче хастаханәдә, аны полиция хезмәткәрләре саклый.

"Һәлакәт урынында тикшерү төркеме эшен тикшерү идарәсе җитәкчесе Анатолий Говорунов координацияли. Тикшерүгә төбәк Тикшерү комитетының иң тәҗрибәле тикшерүчеләре һәм криминалистлары кушылган", диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәлакәт урынын карый һәм бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Төбәк прокуратурасы да тикшерү башлаган, урынга күзәтчелек ведомствосы башлыгы урынбасары чыккан.

Соңрак “Яңалыклар” агентлыгына региональ сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, балалар – бик авыр хәлдә, ә ананың хәле уртача дип бәяләнә.

Прокуратурада әйтүләренчә, гаилә начар исәптә тормаган, фатирда хәмер яки наркотиклар табылмаган.

Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча барлык чараларны күрергә, ә фаҗиганең сәбәпләрен җентекләп ачыкларга кушты.

Чыганак: Риа Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса