Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Саннар сабак булсын иде...

2014 елда Татарстанда чыккан янгыннарда 10 бала үлгән, 20 бала имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә, 53 янгын чыккан. Ике янгында берьюлы - ике, бер янгында өч бала харап була (2014 елның 25 ноябрендә Тәтеш районындагы Нармонка авылында 2010, 2011, 2013 елгы өч малайның гомере өзелә). 27...

2014 елда Татарстанда чыккан янгыннарда 10 бала үлгән, 20 бала имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган.

Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә, 53 янгын чыккан. Ике янгында берьюлы - ике, бер янгында өч бала харап була (2014 елның 25 ноябрендә Тәтеш районындагы Нармонка авылында 2010, 2011, 2013 елгы өч малайның гомере өзелә).

27 декабрьдә Зәй шәһәрендә пиротехника әйберсе 2007 елгы малайны имгәтә. 31 декабрьдә Казандагы бер квартирда 2005 елгы малай бенгаль утыннан зыян күрә. 2015 елның 1 гыйнварында 2004 елгы малайның кулында петарда шартлый. 24 гыйнварда Актанышта чыккан янгында 2014 елгы кыз бала янып үлә.

Балалар күп очракта олыларны кабатлыйлар. Шуңа күрә дә ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә игътибар бирүегез бик кирәк. Кече яшьтәге балаларны уттан сакларга, ә инде урта яшьтәгеләренә бәла-каза килеп чыкмасын өчен ут белән ничек эш итәргә кирәклеген, куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшылап төшендерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса