Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституция суды башлыгын орден белән бүләкләде

Татарстанның атказанган юристы Фәрхәт Хөснетдиновка бүген 55 яшь тулды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституция суды җитәкчесе Фәрхәт Хөснетдиновны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Указ текстыннан күренгәнчә, Хөснетдинов «һөнәри эшчәнлектәге югары казанышлар һәм күпьеллык нәтиҗәле эш өчен» бүләкләнгән.

Фәрхәт Хөснетдинов 2014 елның декабрендә судья итеп сайлана һәм Татарстан Конституция суды рәисе итеп раслана. 2016 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеме бирелә. Ул «Кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау» номинациясендә «Ел юристы-2018» премиясе лауреаты булды.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197166/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса