Россиядә яңа штраф кертелде
Быелгы елның җәеннән үк урманда учак ягарга яратучыларга "урман янгыннары аркасында барлыкка килгән урманнарда гадәттән тыш хәл" режимын бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк.
Президент административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды.
Зур янгыннар барлыкка килгән очракта, урманнарда гадәттән тыш хәл (гадәттән тыш хәлләр) режимы кертелә. Бу очракта урманга йөрү тыела. Тик россиялеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, учакларын да сүндерми китә, дип билгеләп үтә белгечләр.
Кешеләр гаебе белән урман янгыннарының 80 проценты барлыкка килә. Әмма хәл парадоксаль килеп чыкты. Гадәттән тыш хәл шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралмаган. Хәзер алар бар. Гражданнар 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар 20дән 40 меңгә кадәр түләячәк. Юридик затларга да штрафлар билгеләнгән. Алар шактый югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа