Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Прокуратура тикшерде:Интернет – экстремизмга өндәү урыны түгел

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, ТР Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәге һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Бөгелмә районында интернет челтәренә мәгълүмати материаллар куйганда экстремистик юнәлештәге эшчәнлеккә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Интернет челтәренә күзәтү ясаган вакытта Р.М. ның үз исеме белән аталган битендә нацистлар символикасына бутарлык дәрәҗәдә...

 

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, ТР Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәге һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Бөгелмә районында интернет челтәренә мәгълүмати материаллар куйганда экстремистик юнәлештәге эшчәнлеккә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Интернет челтәренә күзәтү ясаган вакытта Р.М. ның үз исеме белән аталган битендә нацистлар символикасына бутарлык дәрәҗәдә бик тә охшаш булган коловрат фотосурәте урнаштырганлыгы күренә.

Әлеге затның интернеттагы үз битен яхшылап өйрәнгәннән соң анда "Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы Федераль Закон таләпләренең бозылуы мәгълүм була. Р.М.ның интернет челтәрендәге гамәлләре, күмәк мәгълүмат чараларын кулланып, кешене расасы, милләте буенча кимсетүгә, күрәлмаучанлык хисе уятуга китерергә мөмкин дип табыла. Шулай итеп, Р.М.ның гамәлләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.3нче маддәсенең 1 нче өлешендә язылган хокук бозу - нацистлар атрибутикасын һәм символикасын ачыктан-ачык пропагандалау дип бәяләнә.

Әлеге факт буенча Бөгелмә шәһәр прокуроры югарыда әйткән маддә нигезендә административ эш кузгату турында карар чыгарды. Эш Бөгелмә шәһәр судына юлланды һәм ул хәзер карауда.

Диана ЮНЫСОВА,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса