Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Полиция хезмәткәрләре Бөгелмә кешесеннән кулдан ясалган пистолет алган

Ир-ат бу коралны шәхси максат белән үзе ясаган.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән 44 яшьлек бөгелмәле йортында пистолетка охшаган әйбер тапкан.

Алынган корал эксперт-криминалистика бүлегенә җибәрелгән. Экспертиза аның 8 миллиметр калибрлы шома көпшәле җайланма булуын, кулдан ясалганлыгы һәм утлы коралга каравын раслый. Ир полицейскийларга әлеге коралны шәхси максатларда, моннан өч еллап элек ясаганын аңлата.

Шикләнелүчегә карата РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 222нче маддәсенең 1нче бүлегендә (коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу, тапшыру, саклау, ташу яки йөртү) һәм 223 маддәсенең 1нче бүлегендә (законсыз рәвештә корал ясау) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа хәзергә беркая да чыгып китмәү турында кисәтү һәм чикләү чарасы сайланган.

Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм утлы корал куллану белән бәйле җинаятьләрне кисәтү максатыннан, ТР Эчке эшләр министрлыгы законсыз рәвештә утлы корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләр саклаган гражданнарга аларны кичекмәстән эчке эшләр органнарына тапшырырга тәкъдим итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, коралны ирекле тапшырган өчен акчалата бүләк каралган. Коралны ирекле тапшырган гражданнар җинаять һәм административ җавапка тартылудан азат ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса