Полиция балалар сагында
Бүген, 16 майда, Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан, "Полиция балалар сагында" дигән акция уза. Максат - авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү. Бу көнне 8(843) 291-25-50 телефоны аша ТР Эчке эшләр министрлыгында 10нан 16 сәгатькә кадәр балигъ булмаганнар проблемаларына бәйле шылтыратулар кабул ителә һәм консультацияләр бирелә, кирәк була калса,...
Бүген, 16 майда, Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан, "Полиция балалар сагында" дигән акция уза. Максат - авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү.
Бу көнне 8(843) 291-25-50 телефоны аша ТР Эчке эшләр министрлыгында 10нан 16 сәгатькә кадәр балигъ булмаганнар проблемаларына бәйле шылтыратулар кабул ителә һәм консультацияләр бирелә, кирәк була калса, закон тәртибендә чаралар күрү күздә тотыла. Шылтырату - түләүсез.
Сорауларга балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре, хокукый тәэминат белгечләре, хокук тәртибе бозган яшүсмерләрне вакытлыча тоту урыннары психологлары, социаль яклау органнары, мәгариф оешмалары, җәмәгать берләшмәләре вәкилләре җавап бирәчәк.
Һәрбер шылтырату аерым игътибарга алыначак. Балаларга да, ата-аналарга да аларны кызыксындырган, борчыган сорауларга аңлатмалар биреләчәк, кирәк очракта ашыгыч психологик һәм башка төрле ярдәм күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа