Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Пенсионерны талаган

Әлеге җинаятьне кылуда Әлмәт гражданиныннан шикләнәләр.

23 ноябрь көнне 76 яшьлек пенсионер әби Бөгелмәнең Гоголь урамындагы 21нче йорты янында бер ир кешенең кулдан сумкасын тартып алып качуы турында полициягә хәбәр итә. Сумкада 4 меңләп акчасы була.

Үткәрелгән ашыгыч чаралар нәтиҗәсендә, оперативниклар 37 яшьлек Әлмәт кешесен тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таный, акчага ашамлыклар һәм эчәргә аракы алганын әйтә. Хәзер ул сак астына алынды.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса