Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Мунча янган

Агымдагы елның 17 маенда төнге сәгать 1 тулганда 64нче янгын сүндерү частена бөгелмә районының Ключевка авылында бер мунча яну турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә,  мунча тулысынча дөрләп яна, түбәсе ишелеп төшкән була. 
Ярдәм сораучы булмый. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган хуҗа эчтә кеше юклыгын әйтә. Янгын телләренең өйгә күчү куркынычы да яный. 
Нәтиҗәдә, мунча тулысынча янып бетә. Ут чыгуның сәбәбе – мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү 

Юрий ХРЕБЕТ, Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса