Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Мошенниклар бер бөгелмәлегә кредит рәсмиләштергән

Хокук бозучыларның кыңгыр гамәлләре 30 яшьлек ир-атта шик тудыра һәм ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Үз гаризасында бөгелмәле билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерүләре хакында яза. Полиция хезмәткәрләре түбәндәге фактларны ачыклый: таныш булмаган кеше зыян күрүчегә шалтырата һәм үзен банкның  куркынычсызлык хезмәте белгече итеп таныштыра. Соңыннан 30 яшьлек ир-атка билгесез затларның аның исеменә кредит рәсмиләштерүе турында хәбәр итә. Ялган хезмәткәр бөгелмәленең исемен, фамилиясен, хәтта банк счетын әйтә. Операцияне гамәлдән чыгару өчен, СМС-хәбәр белән килгән раслаучы кодны сорый.  30-яшьлек ир-ат әйткән сүзләргә ышана һәм барлык мәгълуматны әйтеп бирә. Берничә минуттан соң, ул кредит рәсмиләштерү туктатылуы турында хәбәр ала.  Соңыннан аңа “полиция хезмәткәрләре” шылтырата, аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында әйтәләр һәм парольләрне җиде йозак астында саклауны сорыйлар. Бераздан аңа банктан икенче хезмәткәрнең шылтыратуы һәм аның алдагы гамәлләрне аңнатуы турында  әйтәләр. Тик бу хакта беркемнең дә белмәве шарт итеп куела.  Имеш тикшерү эшенә зыян килүе мөмкин.

Соңрак "банк хезмәткәре" янә шылтырата һәм мошенникларның кредит рәсмиләштереп өлгерүләрен хәбәр итә. Акча күчергәннән соң,  аларны банкка кайтарырга кирәк, шуннан соң гына кредит гамәлдән чыгарылачак, дип әйтәләр. Шалтыратучыларның гамәлләренә шикләнеп, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре каршында ул банкның кайнар линиясенә шалтыратып, аның исеменә 1 200 000 сумлык кредит рәсмиләштерелүе һәм акча картада булуы хакында аңлаттылар. Шуннан соң ир-ат барлык счетларын һәм мобиль кушымталарын блокировать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса