Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Мәңге яшәгез сез, әниләр!

Әниләр көне уңаеннан ана бәхете, күп балалы гаилә серләре турындагы әңгәмәбез биш бала анасы Светлана Яркова белән.

- Әйтегез әле, сезнеңчә, гаилә нәрсә ул?
- Гаилә - бер-берсен аңлап, кайгыртып, хөрмәт итеп яшәүче аерым кешеләрнең кечкенә дөньясы. Ул әле тагын бербөтен тереклек булып берләшкән, бер-берсен яратучы ир белән хатынның һәм балаларның берлеге дип тә әйтер идем. Ир - гаилә башлыгы, хатын - аңа буйсынып, ярдәм итүче, ә балалар - әти-әниләре сүзен тыңлап, аларны сөендерүчеләр.
- Балаларыгыз белән таныштырып китсәгез иде. Алар холыклары ягыннан бер-берсенә охшаганнармы?
- Без өч ул һәм ике кыз тәрбиялибез. Алар бер-берсеннән бөтенләй аерылалар. Һәрберсе - аерым шәхес. Әгәр дә игезәкләр - Илья белән Анастасияне чагыштырып карасак, алар да бер-берсенә һич охшамаганнар. Илья - тыныч, әкрен генә берүзе уйнарга мөмкин, техниканы бик ярата. Әле кечкенә булуына да карамастан, һәрвакыт компьютер, телевизор янында бөтерелә. Төрле төймәләренә басып, кайда нәрсә икәнен белмәкче була. Ә Настяга күбрәк игътибар, кулда күтәреп йөрү кирәк, чөнки ул бераз көйсез.
- Гаилә ишәйгәч, тормышка караш үзгәрәме?
- Без иң элек башка шәһәрдә яшәдек, авыл тормышы турында хыялландык, үзебезнең йортны, җир өлешен булдырасыбыз килде. Теләгәнебезгә ирештек, авыл җиренә күчендек. Бераздан шәһәрдән йорт алу уе белән яна башладык. Әле быел җәен генә Подстанция районына күчендек. Безнең хәзер ике бакчабыз бар: авылда һәм монда. Үзебез помидор, кыяр, борыч, кәбестә үстерәбез. Авыл шартларында яшәү бик ошый, балаларга уйнар урын да бар һәм һавасы да чиста.
- Ниндидер махсус тәрбия серләрегез бармы?
- Тәрбия серләренә килгәндә, иң мөһиме, балаларны яратырга кирәк. Мин ишле гаиләдә үстем һәм әтиемнән үрнәк алам. Ул бервакытта да безгә кычкырмады, ачуланмады. Үзем дә балаларыма нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аңлатып тәрбияләргә тырышам.
- Балаларыгыз нәрсә белән кызыксыналар?
- Паша (өлкән улым) үзе сүзләрен язып, рэп укый, гитарада уйнап җырлый. Укучылар сараенда чыгышлар ясый. Лена (өлкән кызым) тегү курсларына йөри, бик яхшы бәйли. Бу һөнәргә мин кечкенә Павликтан башлап, барысын да өйрәттем. Һәркем үз кулы белән нәрсәдер эшли белергә тиеш дип уйлыйм. Кызым әлеге вакытта итәк тегә. Мәктәптән соң кием модельерына яки дизайнерга укырга керергә тели. Ул шулай ук бик яхшы рәсем ясый, укый. Ел саен төрле фән олимпиадаларында катнаша. Алешага килгәндә (уртанчы ул), ул хыялланырга ярата, бассейнга йөри. Кечкенәләребез (игезәкләр - 1,5 яшьлек) әле яңа гына балалар бакчасына йөри башладылар.
- Ничек уйлыйсыз, ни өчен бүген-ге көндә ишле гаиләләр бик сирәк күренеш?
- Кешеләр үзләрен корбан итәргә теләмиләр, гаиләдә балалар күп булган саен Аллаһ күбрәк шатлык бирүен аңламыйча, буш вакытларын, күңел ачуларын, тынычлыкларын югалтудан куркалар. Әгәр дә гаиләдә бер генә бала булса да, ул өч-дүрттән дә күбрәк игътибар таләп итә ич. Ишле гаиләдә тәрбияләнүче балалар вакытның һәм хезмәтнең кыйммәтен аңлыйлар, алар мөстәкыйльрәк, аралашучанрак булалар.
- Белүебезчә, ирегез читкә китеп эшли. Аның гаиләдән озакка аерылып торуын якыннары ничек кабул итә?
- Әйе, ирем Павел Ярков "ТНГ-Групп" җәмгыятендә техник-топограф булып эшләү сәбәпле, ул күп вакытта эш сәфәрендә, әлеге вакытта Анголага китте. Әлбәттә инде, без аны бик сагынабыз, һәрдаим интернет аша сөйләшеп торабыз. Ул безгә фотоларын җибәрә. Иремә килгәндә, ул бик тырыш кеше. Җәен, эш сәфәрләре тукталып торган вакытта, таксист булып эшли яки ремонт белән шөгыльләнә. Быел, мәсәлән, алар дусты белән пластик тәрәзәләр куеп йөрделәр. Ә хәзер мин аңа яңа мавыгу таптым, ул җиһазлар: бала караватлары ясый. Без кечкенәләребезгә кибеттән диван яки караватлар сатып алсак, алар җайлы булмас, балалар егылып төшәр дип уйладык. Җиһаз ясау фабрикасына мөрәҗәгать иткән идек, җыелмаган, мат-
рассыз килеш 1 караватны 5600 сумга санадылар. Шуннан соң аны үзебез ясарга булдык, кирәк-яраклар сатып алдык. Мин булачак диваннарның сызымын сыздым, ә ирем үз куллары белән аларны ясап та куйды. Шулай итеп, үзебез ясаган, уңайлы караватларның берсе-берсе 2200 сумга төште.
- Мондый гаиләләргә дәүләт, әти-әниләренең эш бирүчеләре булышлык күрсәтәме?
- Иң беренче чиратта, "ТНГ-Групп" җәмгыятенә рәхмәт әйтәсе килә, матди яктан да ярдәм итәләр. Яңа ел бәйрәменә бүләкләр бирәләр. Алеша җәен "Сосновка" лагеренда ял итте. Аңа бик ошады, икенче елга да барырга җыена. Шулай ук балалар бакчаларына зур чиратлар булуга карамастан, безне гариза язу белән теләгән җиргә урнаштырдылар, коммуналь хезмәтләр өчен яхшы гына ташламалар бирәләр.
"Сезгә матди тәэминат, әллә әти-әниегезнең, абый-апаларыгызның мәхәббәте кадерлерәкме?" соравына Илья һәм Настядан башка, алар әле кечкенәләр, барлык балалар да: "Якыннарымның назы мөһимрәк", - дип җавап бирделәр. "Шулай да, кайвакыт акча да сорыйлар, ансыз берничек тә мөмкин түгел", - дип елмайды әниләре. Шулвакыт акча саклый торган савытын тотып, Алеша йөгереп килде (ул заманча телефон алырга акча җыя икән) һәм: "Кирәк булса, мин яраткан әниемә барысын да бирә алам!" - дип, әнкәсенә елышты...

Кадерле әниләр! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса