*Афәткә каршы - ил белән!
Татарстан наркоконтроль идарәсе республика территориясендә куркыныч наркотикларның яңа төрләре - "спайс" тарту катнашмалары һәм синтетик "марка"лар пәйда булуын хәбәр итә.
Россия ФСКН идарәсе матбугат төркеме.
Татарстан наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре Россиядә соңгы айларда 700дән артык кеше зыян күргән, өч дистәдән артыгының гомерен өзгән яңа төр тарту катнашмасына юлыктылар. Күптән түгел генә 23 яшьлек наркотик сатучы тоткарланды һәм аннан үсемлектән ясалган, аерым-аерым хәстәрләп куелган берничә дистә доза матдә алынды. Идарә экспертлары бу массада "MDMB(N)-BZ-F" дип атала торган психоактив матдә барлыгын ачыкладылар. Кеше гомерен өзү өчен бу тәмәкесыман катнашма төтенен берничә тапкыр суыру да җитә икән. Товар әллә никадәр наркотик кулланучыга сатарга исәпләнгән булган. Хәзер аны кайтарту юлларын, сатучыларны ачыклау һәм тоткарлау өстендә эш бара.
Илнең кайбер төбәкләрендә күпләп агулану очраклары сентябрь аенда ук башланган иде инде. Ашыгыч төстә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, Татарстанда әлегә "MDMB(N)-BZ-F" белән агулану факты теркәлмәде.
Наркополицейскийлар гражданнарны уяу булырга чакыра: кеше наркотик яки психотроп матдәләрнең микъдарын артык кулланудан гына түгел, ә аларның эчке әгъзаларга начар тәэсир итүе нәтиҗәсендә дә үләргә мөмкин. Наркотикларның концентрациясен аны тәкъдим итүчеләр чама белән генә билгели, ә андыйны куллануның нәтиҗәсе нинди булачагын алдан беркем дә әйтә алмый. "MDMB(N)-BZ-F"не куллануның исә үлем очракларына китерүе мәгълүм.
Моннан тыш, наркополицейскийлар Казанда "марка" дип аталып йөртелә торган көчле синтетик наркотиклар сеңдерелгән матур кәгазь кисәкләрен таратуның икенче омтылышына чик куйдылар. Шушы араларда гына Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре төрле югары уку йортлары студентларыннан торган җинаятьчел төркемне тоткарладылар һәм сатарга әзерләнгән күп сандагы наркотик "марка"лар табып алдылар.
Наркополицейскийлар ата-аналарны да уяу булырга чакыра. Карап торуга бер куркынычы да юк кебек тоелган бу "марка"ларның кеше организмына, бигрәк тә әле ныгып өлгермәгән бала-яшүсмер организмына зур зыян салуы бик ихтимал. Аның 1 миллиграммнан кимрәк микъдары да үлемгә китереп җиткерергә сәләтле. Дозада ялгышу бик җиңел, ә төкерек аша канга ул матдә бик тиз барып эләгә.
Балаларның наркотик куллануы билгеләре сизелә икән, кичекмәстән ТР наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоны"на шылтыратырга кирәк: 273-43-45. Татарстанда наркотиклар куллану, яисә тарату фактлары билгеле булган очракта да шушы ук телефон аша хәбәр итү сорала. Анонимлык һәм куркынычсызлык гарантияләнә.