Кыз бала авыр җәрәхәтләр алган.
Әлмәттә «Хендэ» руле артында утырган хатын-кыз җәяүлеләр кичүендә 8 яшьлек кыз баланы бәрдерә. Бала реанимациягә эләккән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
55 яшьлек хатын-кыз машина руле артында Чернышевский урамыннан барганда көйләнми торган җәүлеләр кичүендә туктамый. Юл аркылы чыга торган кыз баланы бәрдерә.
Кыз баланы хастаханәгә реанимация бүлегенә салганнар, ул авыр җәрәхәтләр алган.