Лениногорскида интернет аша мебель сатарга уйлаган ана белән кыз акчасыз калган
Сатып алучылар ялгыш зур суммада акча күчерүләрен әйткән.
Лениногорскида интернет аша мебель сатарга уйлаган ана белән кыз 250 мең сум акчасыз калган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар белдерүләр сайтында мебель сату турында игълан урнаштырган. Сатып алучылар хатын-кызлар белән элемтәгә кергән, акчаның бер өлешен күчерергә тәкъдим иткәннәр. Соңрак алар счетка ялгыш зур суммада акча күчерүләрен әйткән.
Хатын-кызлар картага күчкән акчаны тикшермичә, мошенникларга 253 мең сум акча күчергән.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа