Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә көн уртасында булган.
Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Әгадуллин һәм Сәнәгать урамнары кисешкән урында булган. Биредә 9нчы модель «Лада» һәм «Лада Приора» бәрелешкән.
Утыз яшьләрдәге ир-ат һәм унсигез яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа