Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Күрше Әлмәттә бала үлеме сәбәпле, прокуратура социаль хезмәтләрнең эшен тикшерә

Күзәтчелек ведомствосы фаҗига булган гаиләнең имин булу-булмавын ачыклаячак.

Әлмәттә бала үлеме сәбәпле, прокуратура социаль хезмәтләрнең эшен тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Әлмәттә 8 яшьлек малайның фаҗигале үлеменнән соң, Татарстан прокуроры шәһәрдә социаль хезмәтләрнең ничек эшләвен тикшерергә кушты.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әни кеше 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр иткән иде.

Тикшерүне уздыру шәһәр прокурорына йөкләнгән. Күзәтчелек ведомствосы фаҗига булган гаиләнең имин булу-булмавын тикшерә. Имин булмаган очракта социаль хезмәткәрләрнең әлеге гаиләгә нинди ярдәм күрсәткәнлекләрен ачыклаячаклар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса