Күрше Әлмәт кешесен талаган Таҗикстан таксистын колониягә җибәргәннәр
Чит ил кешесе 9 айга якын колониядә утырачак.
Әлмәт кешесен талаган Таҗикстан таксистын колониягә җибәргәннәр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Суд ачыклаганча, Әлмәттә таксист булып эшләүче 26 яшьлек Таҗикстан гражданины гыйнвар уртасында төнге клубтан клиент утырткан. Таксист Шугурово авылына барганда пассажирны таларга уйлаган. Ул машинасы белән юл кырыена туктаган, клиентның битенә газ сиптергән. Аннары аны урамга чыгарган һәм кыйммәтле телефонын урлаган.
Таксистны икенче көнне тоткарлаганнар. Кәрәзле телефонны хуҗасына кайтарганар.
Чит ил кешесен «Талау» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 8 ай 20 көнгә колониягә җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа