Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Күрше Лениногорскида яшәүче бер ир Юрьев мәгарәләрендә 70 метрлы биеклектән егылып төшкән

Ир алган җәрәхәтләр аркасында авыр хәлдә булган.

Татарстанда Юрьев мәгарәләрендә 70 метрлы биеклектән егылып төшкән ир-ат коткарылган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 23.10 сәгатьтә 1нче ЗПСО коткаручылары республиканың Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәләрендә бер ир-атның ярдәмгә чакырган тавышы ишетелә, дигән хәбәр алган. Бәлки, кемдер текә ярдан егылып төшкәндер.

Тау рельефы катлаулы булу сәбәпле, ярдәм сораган тавыш килгән якка көймәдә барырга карар кылалар. Коткаручылар 70 метрлы биеклектән егылып, күп санлы имгәнүләр алган Лениногорскида яшәүче 43 яшьлек ирне табып алалар. Алган җәрәхәтләре аркасында, ирнең хәле авыр булган. Коткаручылар һәм фельдшер аңа беренче ярдәм күрсәтәләр һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса