Күрше Лениногорск янындагы трассада җиңел машина янган.
Кичә көндез Лениногорск – Әлмәт автомобиль юлында барган чакта, Воздвиженка янында машинага ут каба.
Лениногорск янындагы трассада җиңел машина янган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Лениногорск – Әлмәт трассасында Воздвиженка торак пункты янында 7нче модель “Жигули” яна дигән хәбәр алдагы көнне 14.25 сәгатьтә килде. Урынга килгән 11нче номерлы янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре утны белән тиз арада сүндерделәр, ләкин җиңел машинаны коткарып булмады.
Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Ачыклангануынча, янгын чыгу сәбәбе автомобиль механизмнарының төзексезлеге сәбәп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа