Бөгелмәдән бер ханым интернет аша кредит алу өчен 12 апрельдә берничә гариза рәсмиләштергән.
Тиздән ханымга банкларның берсендә эшләүче шылтыратып, аңа 1 000 000 сумлык кредит хупланды, тик акча күчерү өчен комиссия суммасы түләргә кирәк, дип хәбәр итә. Ханым бу шартка риза була һәм ул 10 мең сум күләмендә комиссия акчасы түли. Әмма банктан кредит акчасын күчерергә ашыгып тормыйлар һәм тагын 23 000 сум күләмендә страховка түләүне таләп итәләр.
Хатын шунда мошенниклар аның белән сөйләшүен чамалап ала һәм полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була. Аңа килгән зыян 10 000 сум тәшкил итә. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр турындагы кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә (мошенниклык) каралган җинаять составы билгеләре нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Әлегә охшаш күңелсез вакыйгаларны булдырмас өчен, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы киңәш итә:
– җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан кергән бөтен мәгълүматны кат-кат җентекләп тикшерегез;
– таныш булмаган кешеләргә үзегезнең банк карталары һәм счетларыгыз турында бернинди мәгълүмат та җиткермәгез;
– сак булыгыз һәм алдакчыларның хәйләләренә бирешмәгез;
– мошенниклар сүзенә алданып, бернинди дә гамәлләр кылмагыз, билгесез счетларга акча күчермәгез.
Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, “02”, “112” телефоннары аша –полициягә яки 8(85594) 6-96-02 телефоны аша Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең дежурныена хәбәр итегез.
Диана ГАЛӘҮОВА, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Фото: Ильнар Тухбатов