Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Хәмер саткан

Бөгелмәдә бер кибет сатучысы балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен суд каршына басты, эшне ТР Бөгелмә шәһәр суды карады.

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 151.1нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче  ханымга карата җинаять эше каралды.

Суд тарафыннан ачыкланганча, кибеттә сатучы булып эшләгән хатын-кыз балигъ булмаган яшүсмергә исерткеч продукциясен саткан, шул ук вакытта аның аның яшен  һәм шәхесен раслаучы документларын да сорап тормаган. Эш материалларына караганда, гаепләнүче элек тә балигъ булмаганнарга алкогольле продукция саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән булган инде, әмма, шуңа да карамастан, үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган, үзенең законга каршы гамәлләрен дәвам иткән.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен таныды һәм үкенүен белдерде.. Аның җәзасын йомшартырга нигез булып торырлык шартларны һәм кыңгыр эше нәтиҗәсендә бик авыр хәл килеп тумаганын исәпкә алып, суд аңа 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, шул ук вакытта ай саен кеременең 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса