Хатын-кыз газ плитәсен урыныннан күчергәндә, Казанның биш катлы йортында шартлау була
Ул ябык баш мие травмасы, баш мие селкенүе һәм беренче һәм икенче дәрәҗә тән пешүе алган.
Бүген, 25 май көнне, 6.40 сәгатьтә, ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Волгоград урамындагы 19нчы номерлы биш катлы торак йортта газ шартлау турында хәбәр килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге фатирда яшәүче ханым газ плитәсен үзе күчерергә булган, бу вакытта шланг ычкынып, шартлау булган. Бу фатирда техник хезмәт күрсәтү план буенча бу елның гыйнвар аенда үткәрелгән, барысы да әйбәт булган.
Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре чыккан.
52 кеше, шул исәптән ун бала 64нче мәктәпкә эвакуацияләнгән, анда вакытлыча урнаштыру пункты булдырылган. Йортта ярыклар барлыкка килгән, аның торышын комиссия бәяләячәк.
«ТР прокуратурасы бу факт буенча тикшерү башлады", – дип сөйләде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Күзәтчелек ведомствосы Казанның биш катлы йортында газ коммуникацияләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.
Хатын-кызны төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Ул ябык баш мие травмасы, баш мие селкенүе һәм беренче һәм икенче дәрәҗә тән пешүе алган.
«Хатын-кыз 7нче Казан шәһәр хастаханәсенә озатылган. Табиблар аның хәлен канәгатьләнерлек дип бәялиләр. Ул үз аңында. Аны белгечләр карый", – дип өстәделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Төзелеш экспертлары урында күпкатлы бинаның ни дәрәҗәдә зыян күрүен һәм хәзер анда яшәү куркынычсызмы-юкмы икәнлеген бәяли.
Беренче һәм дүртенче подъездларда яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт итүләре билгеле инде.
Гадәттән тыш хәлдән соң йорт тулысынча газ белән тәэмин итүдән туктатылды. Газны торак инспекциясе һәм йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәте хезмәткәрләре барлык фатирларны карап чыкканчы тоташтырмаячаклар.
"Казанлылардан бик игътибарлы булуларын, газ җиһазларын мөстәкыйль рәвештә урыныннан күчермәүләрен, урнаштырмауларын һәм сүтмәүләрен сорыйбыз. Газ приборларының төзек булмавына яки газ исе китүгә шикләнгән очракта 04, кесә телефоныннан 104 номерына мөрәҗәгать итегез", – дип өстәделәр газ хезмәтендә.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа