Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Казанда төзелеш мәйданчыгында бер эшчене ток сугып үтергән

Әлеге факт нигезендә «Төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

азанда төзелеш мәйданчыгында бер эшчене ток сугып үтергән. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Фаҗига кичә Рахлин урамында төзелә торган балалар бакчасы территориясендә булган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, полипропилен торбаларны эретеп ябыштырган вакытта 28 яшьлек эшчене ток суккан. Ир-атны коткарып кала алмаганнар – ул шунда ук җан биргән.

Әлеге факт нигезендә «Төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тикшерүчеләр алдында фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса