Казанда самокатта барган әнисе белән кызын машина бәрдергән
Беренче карашка бәрелү җитди булып тоелса да, биш яшьлек кызга бераз гына зыян килгән.
Казанда электр самокатта барган әнисе белән кызын чит ил машинасы бәрдергән. Видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
31 августта кичке сәгать җиденче тирәсендә Әхмәров урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Хендэ» машинасының 29 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә 37 яшьлек хатын-кызны һәм аның биш яшьлек кызын бәрдергән. «Әнисе белән кызы бер электр самокатында барган», - диделәр шәһәр автоинспекциясендә.
Шәһәр автоинспекциясендә әйтүләренчә, беренче карашка бәрелү җитди булып тоелса да, биш яшьлек кызга бераз гына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа