Казанда “Росгвардия” хезмәткәрләре эзләүгә игълан ителгән бөгелмәлене тоткарлады
Тоткарланучыны алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенә алып киләләр.
Федераль эзләүгә игълан ителгән бөгелмәлене Казанда “Росгвардия” хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу хакта РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте хәбәр итә.
Бөгелмәдә яшәүче 41 яшьлек ир Мәскәү районында “Тэцевская” урамында тоткарлана. Ир кеше үтергән өчен хөкем ителгән. Иректән мәхрүм итү урыннарында җәза срогын үтәп чыкканнан соң аңа төзәтү эшләре билгеләнә. Әмма ул таләп ителгән урынга килми һәм агымдагы елның 25 маеннан федераль эзләүгә игълан ителә. Тоткарланучыны алга таба тикшерү һәм эзләүчеләргә тапшыру өчен полиция бүлегенә алып киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа