Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Казанда исерек пассажир кондукторның битлек кияргә кирәк дигән таләбенә каршы үтенеченә каршы, аның иягенә суккан.

Бу хәл бүген иртәнге сәгать 10да Казанның 10 нчымаршрут автобусында булды.

Казанда исерек пассажир кондукторның битлек кияргә кирәк дигән таләбенә каршы үтенеченә каршы, аның иягенә суккан. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгына ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Җәмәгать транспортында битлек-перчатка режимы гамәлдә булуын дәвам итә, шуңа да кондуктор исерек пассажирдан битлек киюен сорый, ә ул йөргән өчен 50 сум акча бирә, тик битлек һәм перчаткаларын кими.

Кондуктор 20 сум акчаны кайтарып бирә һәм аннан тагын бер кат саклану чараларын киюен таләп итә. Җавап урынына пассажир бөтен автобуска кычкыра һәм әдәпсез сүзләр әйтә башлый. Кондукторны ул сдачаны дөрес бирмәде дип гаепли башлый. Ә аннары  кондуктор кулыннан валидаторны һәм акчаны бәреп төшерә, ике тапкыр кондукторның иягенә бәрә, җәмәгать транспорты хезмәткәренең майкасын умырып төшерә.

Бу хәлгә башка пассажирлар да катнашып китте, алар дебоширны тәртипкә өндәде. Кондукторга ярдәмгә автобус йөртүчесе килә. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырыла, алар җәмәгать тәртибен бозучыны алып китә.  Кондуктор полициягә гариза язган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса