Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Казанда газ цистернасы шартлаган, бер кеше һәлак

Шартлау Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә булган.

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында зыян күргән кешеләрнең тәннәренең 15 проценты пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгында зыян күргән 35 һәм 22 яшьлек ике ир-ат Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларның тәненең 10-15 процент өлеше пешкән

«Аларның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә. Гомерләренә куркыныч янамый. Табиблар бөтен медицина ярдәмен дә күрсәтә», - диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләүләренчә, янгын әлегә сүндереп бетерелмәгән. Янгын сүндерүчеләр газ тутырылган савытларны суытуны дәвам итә.

Алдарак «Татар-информ» кичә, төнге уникеләр тирәсендә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тарату станциясендә янгын чыгуын язган иде. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса