Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Казанда бер ир-ат әтисен үтереп, мәетен келәмгә төргән һәм кровать астына яшергән

31 яшьлек кешегә карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

азанда яшәүче 31 яшьлек ир-ат әтисен үтерә һәм мәетне, келәмгә урап, кровать астына яшерә. Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Кичә Әмирхан урамында урнашкан йортларның берсендә күп санлы яралары булган 62 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Полицейскийлар мәрхүмне 31 яшьлек улы үтерергә мөмкин дип шикләнә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 5 сентябрьдә әти кеше белән улы арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, улы пычак ала әтисенә берничә тапкыр суга. Шуннан соң ул, мәетне келәмгә төреп, кровать астына яшерә.

Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Ул, әтисе элемтәгә чыкмагач, аның хәлен белергә дип килгән була.

Җинаятьтә гаепләнүчене тоткарладылар. Ул үзенең гаебен таныды. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада бу ир-атка карата чикләү чарасын сайлаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса