Казан мәктәпләренең берсендә әнисе кызының сыйныфташлары белән класста ук ызгыш оештырган
Социаль челтәрләрдә басылып чыккан видео белән республика прокуратурасы кызыксынган.
Пабликаларда социаль челтәрләрдә Казанның бер мәктәбеннән видео пәйда булды. Анда өлкән яшьтәге хатын-кызның һәм берничә укучының сыйныфта торуы күренә. Бер кыз сыйныфташы кулыннан газлы су шешәсе тартып ала һәм аңа рюкзакка агызырга омтыла, лимонадын малайның өстенә койгач, башына буш шешә белән суга. Янәшәдә генә кызның сыйныфташына кычкырып, әнисе тора, баласын котырта.
Тикшерү барышында бу хәлнең алдагы көнне 12нче номерлы мәктәптә булуы билгеле булды. Билгеле булганча, бишенче сыйныфның ике укучысы эләгешеп киткән. Мәктәп администрациясе мәгълүматларына караганда, кыз сыйныфташына ручкасын ыргыта. Җавап итеп, малай кызның рюкзагына чәй агыза.
Әнисе кызының сыйныфташына ташланган Казан мәктәбенең сакчысын да, җитәкчесен дә җәзага тартканнар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу хәлдән соң мәктәп директоры, аның урынбасары, шулай ук сыйныф җитәкчесе һәм педагог–психолог кергән конфликтлы комиссия төзелде. Конфликт җайга салынды, ата-аналарның бер-берсенә карата дәгъвалары юк.
Кызның әнисе, видеоязманы карагач, хатасын аңлап, тәүбә итә. Конфликтта катнашкан малай белән бүген психолог эшли. Бала нормаль хәлдә һәм укуын дәвам итә.
Мәктәп сакчысына һәм сыйныф җитәкчесенә шелтә белдерелде. Моннан тыш, уку йорты җитәкчелеге бинага керү системасы буенча өстәмә чаралар кертү турында карар кабул итте. Укучылар һәм сыйныф җитәкчесе белән әңгәмә үткәрелде. Хәл мәктәп директорының шәхси контролендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа